Казанда 9 май парадында катнашучыларның берсе Мактау орденын югалткан. Шулай ук Җиңү символы табылган. Бу хакта Татарстан башкаласының Совет районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аларның хуҗасы өчен мөһим булуын беләбез, шуңа күрә Совет районы администрациясенә саклауга тапшырдык», - дип язган муниципалитет вәкилләре район хакимиятенең Телеграм-каналында.
Искә төшереп үтик, дүшәмбе Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм парады узды.