Бүген, Җиңү көнендә, «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы 22:30 сәгатькә кадәр эшләячәк. Аннан Казансу акваториясе өстендәге бәйрәм салютын карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган салют 22:00 сәгатьтә башлана. Кремль яр буе, «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчык һәм Меңьеллык мәйданы тамашачылар өчен иң яхшы күзәтү урыннары булачак.