Меңъеллык мәйданының төп сәхнәсендә Россия һәм Татарстанның сәнгать коллективлары чыгыш ясый.
Казанның Меңъеллык мәйданында 77 нче Җиңү бәйрәменә багышланган концерт башланып китте.
Фото: © Энҗе Габдуллина
Бәйрәм концерты 19.00 дә «Казаки» җыры белән башланып китте. Меңъеллык мәйданындагы төп сәхнәдә Татарстанның һәм Россиянең атказанган артистлары, республиканың сәнгать коллективлары – «Зөләйлә», «Яшьлек» квартеты, «Казан егетләре», «Ямьле», «Зәкәрия» төркемнәре, Эльвира Хәйруллина, Анастасия Макарова, Илгиз Зәкиев, Алсу Вәлиуллина, Марина Карпова, Илназ Сәфиуллин һәм башкалар чыгыш ясый.
Фото: © Энҗе Габдуллина
Концертны Иван Остроумов белән Гөлназ Сәфәрова алып бара. 22.00 дә Казансу акваториясе өстендә салют булачак.