Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү мизгелләрен чагылдырган видео урнаштырган.
Видео Меңьеллык мәйданында иртәнге парадтан, тантаналы концерт программасыннан һәм «Үлемсез полк» акциясеннән кадрларны күрсәтә.
Шулай ук ТР Президенты республика башкаласы халкын һәм кунакларын 22.00 сәгатькә билгеләнгән салютка чакыра. Ул традиция буенча Казансу акваториясе өстендә булачак.