Хор фронт җырларын караоке форматында башкара.
Казанның Меңъеллык мәйданында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм концертында «Поющая Казань» акциясе кысаларында мең кешелек хор чыгыш ясый.
Фото: © Энҗе Габдуллина
«Поющая Казань» проекты быел җиденче тапкыр уздырыла. Хор составында студентлар, ветераннар, сәнгать мәктәбе укучылары катнаша.
Фото: © Энҗе Габдуллина
Мең кешелек хор фронт җырларын караоке форматында бөтен халык һәм Татарстан Дәүләт кавер хоры белән бергә башкара. Концертта туган як, сугыш турында җырлар яңгырый.