Апас районында яшәүчеләр һәйкәлләр янында батырларны искә алды, бүгенге көндә исән булган ветераннарга олы хөрмәт белдерде. Район үзәгендә традиция буенча халык Батырлар мемориаль комплексы янына җыелды. Бу турыда «Апас-информ» хәбәр итә.
Мәктәп укучылары төрле төстәге шарлар, чәчәкләр һәм сугышта катнашкан әби-бабаларының фотосурәтләрен тоткан иде. Аларга хезмәт коллективлары да кушылды. «Алтын алка» боз сараеннан кузгалып, алар үзәккә атлады. Бәйрәмнең түрендә өлкәннәр урын алды. Алар арасында күкрәге тулы орден-медальле сугыш ветераны Зиннәт ага Хәйруллин да бар иде. Кайнар нокталарда хезмәт иткән хәрби киемле район кешеләре, «Яшь армиячеләр», «Форпостчылар» һәм башка отряд вәкилләре марш атлап үтте.
Танатанада район башлыгы Айрат Җиһаншин, «Ак Барс Банк» идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, Татарстан Президенты Аппараты вәкиле Артем Абрамов, район прокуроры Зөфәр Абитов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин, район хәрби комиссары Наиль Җантемиров, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашты.
Һәр чыгышта сугыш авырлыкларын үткән ветераннарга ихтирам хисе чагылды. Яу кырында ятып калган якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды, диелә хәбәрдә.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин барлык кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. «Ак Барс Банк» идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев Президентның котлавын ирештерде. Чыгыш ясаучылар бүген илебезнең катлаулы чор кичерүе турында да әйтеп узды. Бүгенге көндә Россиянең агрессиягә, нацизмга каршы көрәш алып баруда бердәм булуын ассызыкладылар.
Бәйрәм балаларның җыр-биюләре, район мәдәният йорты үзешчәннәренең чыгышлары белән бергә үрелеп барды. Татарстанның халык артисты, якташыбыз Илсур Сафин да иң матур җырларын бүләк итте. Тынычлык символы булган ак күгәрченнәр һәм төрле төстәге шарлар һавага очты.
Бүгенге көндә районда сугыш утын кичкән биш Бөек Ватан сугышы ветераны һәм ике Ленинград чолганышы шаһиты яши.