Иртәгә, 10 майда, циклон һәм аның атмосфера фронты Татарстанга салкын һава алып килә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, иртән һәм көндез төбәкнең күпчелек районнарында, шулай ук Казанда да яңгыр фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Җил көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк.
Республикада төнлә һава температурасы +5..+10 градус җылы, Татарстан башкаласында +7..+9 градус фаразлана. Көндез һава температурасы +10..+15 градуска кадәр (Казанда - +12..+14) күтәрелә, дип вәгъдә итә метеорологлар.