Меңъеллык мәйданының төп сәхнәсендә Россия федерациясенең атказанган артисты Дмитрий Дюжев сугыш җырларын башкара.
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм концертында мең кешелек хор белән бергә Дмитрий Дюжев чыгыш ясый. Россия федерациясенең атказанган артисты Дмитрий Дюжев казанлыларны татарча сәламләде. «Сәлам, дуслар! Рәхмәт, рәхмәт! Мин гашыйк булдым», – диде ул.
Дмитрий Дюжев «Поющая Казань» акциясе кысаларында мең кешелек хор һәм Татарстанның Дәүләт кавер хоры белән сугыш чоры җырлары - «Темная ночь», «Журавли» һәм башкаларны җырлый.