Бүген, Җиңүнең 77 еллыгында, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби каберлекләргә чәчәкләр салды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сүз зиратның көнчыгыш өлешендә урнашкан хәрби каберлекләр турында бара. Биредә Казанның төрле эвакуация госпитальләрендә үлгән сугышчылар, шулай ук 1941-1945 елларда үлгән Казан гарнизоны һәм ул чакта шәһәрдә тупланган башка частьлар хәрбиләре җирләнгән.
Тантанада сугыш ветераннары катнашты. Татарстан Премьер-министры аларны сәламләде һәм Җиңү көне белән котлады.
Фото: © tatarstan.ru
Чарада катнашучылар «Җиңүче солдат» монументына килде, алдан мактаулы каравыл венок тотып барды. Чәчәк салганнан соң, алар совет солдатларын бер минутлык тынлык белән искә алды. Аннары мактаулы каравыл өч тапкыр һавага залп бирде, Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары яңгырады.
Шуннан соң Песошин «Хәсрәтле солдат» монументына чәчәкләр салды, шулай ук Советлар Союзы Геройлары Михаил Девятаев һәм Борис Кузнецовны искә алды.