Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Кызыл мәйданда «Үлемсез полк» йөрешендә катнаша.
Путин «Үлемсез полк» йөрешенә Тарихи музей районында кушылды. Традиция буенча ул фронтовик әтисенең портреты белән бара. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Президент янәшә баручылар белән сөйләште, акциядә катнашучыларны сәламләде һәм кулларын кысты, диелә бу хәбәрдә.