Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов улы Искәндәр белән Казанда «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясендә катнашты.
Узган еллардагы кебек, Татарстан Президенты «Үлемсез полк» маршрутын абыйсы Галимҗан Миңнехановның фотосы белән узды. Ул 359нчы укчылар полкы составында сугышкан һәм 1941 елның 15 декабрендә Мәскәү янында һәлак булган.
Рөстәм Миңнехановның улы Искәндәр бабасының әтисе Барый Сафиуллин портретын тотып барды.