9 Май бәйрәме алдыннан Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлаган һәм бүләкләр тапшырган.
Район башлыгы Тубылгы Тау авылында Хәниф Зарипов һәм Зирекледә Мансур Габбасов янында булган. Ул аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлаган һәм открыткалар, азык-төлек җыелмалары тапшырган. Бу турыда «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Яңа Чишмә районында бары дүрт кенә ветеран калган. Аалар – Гарифулла Минкәев, Григорий Быков, Мансур Габбасов, Хәниф Зарипов.
Вячеслав Михайлович билгеләп үткәнчә, район ветераннарының сафы елдан-ел сирәгәя бара.
«Без озак көткән Җиңүне яулаган кешеләр алдында мәңге бурычлы булуыбызны онытмаска тиеш. Ветераннарыбызны исән-сау күрү бик куанычлы. Хәзер алар өчен иң мөһиме - безнең игътибар һәм кайгырту», - диде ул.
Вячеслав Козлов алар белән җылы аралашу вакытында хакимият ярдәм итә алырлык сораулары яки проблемалары хакында кызыксынган.
Зирекле авылында ул ветеранның тол калган хатыны Разыя Сәлимханова әби өендә дә булган, аны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлаган, нык сәламәтлек, якыннарының һәм туганнарының игътибарын тоеп яшәвен теләгән.