Дөньяны фашизмнан коткарган сугышчылар турындагы истәлек россиялеләрнең хәзерге буынына замана янауларына һәм чакыруларына каршы торырга көч бирә. Бу сүзләрне Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Җиңү көне уңаеннан котлауда язган.
«9 май - миллионлаган гражданнарыбызның йөрәкләрендә аерым урын алып торган изге бәйрәм. Бөек Ватан сугышы кагылмаган гаилә юк. Һәрбер гаиләдә үз герое бар. Җиңүче сугышчылар, фронтларда батырларча көрәшүчеләр, тылда җиңү өчен хезмәт куючылар, үз тормышлары бәрабәренә Ватанны фашизмнан коткаручылар, төрле буыннарны берләштерә торган истәлек булып тора. Бүген бу бердәмлек безгә теләсә нинди янауларга һәм чакыруларга каршы торырга, Россия бөек держава, куәтле һәм чәчәк атучы ил булсын өчен барысын да эшләргә көч бирә. Сезгә Россия һәм аның гражданнары хакына эшләүдә уңышлар телим», - дип язган Мишустин.