Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган хәрби парад башланды.
Мәйдан уртасыннан Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт флаглары, Җиңү байрагы тоткан хәрбиләр атлап узды.
Парадта Казанга Хезмәт батырлыгы шәһәре исеме бирелгәне искәртелде. Казанның Бөек Җиңүгә зур өлеш кертелгәне ассызыкланды.
Парадта Казан гарнизоны хәрбиләре, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы училищелары курсантлары, көч структуралары һәм прокуратура вәкилләре марш белән атлаячак.