Әфганстанның төньяк провинцияләре көчле яңгырлар аркасында су басудан бик нык зыян күргән. Шундый торак пунктлар арасында Фарьяб провинциясендәге Татарханә өязе дә бар, анда әфган татарлары ятим балалар өчен оештырган интернат урнашкан.
«300гә якын корылма, шул исәптән дүрт мәчет һәм ятим балалар интернаты җимерелгән. 12 кеше һәлак булган, шуларның җидесе – бала. Авыл хуҗалыгы кырларында су басу нәтиҗәсендә дистәләгән гектарда виноград һәм шафран юкка чыккан», - дип сөйләде Әфганстан татарлары Советы башлыгы Зәбихулла Нәдери Татар «Татар-информ» агентлыгы журналистына.
Аның сүзләренчә, интернатта яшәүче балалар азрак зыян күргән корылмаларга урнаштырылган. Җәмгыять провинция хакимияте белән берлектә бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү өчен мөмкин булган барлык чараларны күрә.
«Интернатта татар телен өйрәнү сыйныфы бик нык зыян күргән, без аны үз көчебез белән җиһазландырган идек. Без шунда ук кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә керештек. Шулай ук Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хөкүмәтләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Хәзер зыян күрүчеләр дарулар, кием-салым, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле әйберләргә мохтаҗ», - дип искәртте Россия мөселманнарының Казан Хәйрия патриотик фонды (Кабулда аның вәкиллеге эшли) генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.