Бүген ТР Спорт министрлыгында ТР Волейбол федерациясенең хисап-сайлау конференциясе узды, анда Фәрит Мөхәммәтшин биш елга кабат федерация президенты итеп сайланды. Конференция эшендә Бөтенроссия волейбол федерациясе генераль секретаре Александр Яременко катнашты. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фәрит Мөхәммәтшин конференция делегатларына республикада массакүләм спорт һәм физкультура үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. "Сезнең белән бергә, һәвәскәр спортчылар, тренерлар, муниципаль районнарның һәм шәһәрләрнең спорт бүлекләре җитәкчеләре, ярышларны оештыручылар, без волейболның абруен яңа дәрәҗәгә күтәрдек», - диде ул.
Аның сүзләренчә, әлеге спорт төре Татарстанда аерым урында тора. «Волейбол балалар, студентлар, ветераннар, предприятиеләр һәм авыл хезмәтчәннәре арасында иң яраткан спорт уены булып тора. Бөтенроссия масштабындагы профессиональ волейбол матчлары белән беррәттән, республикада пляж волейболы, кар өстендә волейбол ярышлары, Мәктәп волейбол лигасы уеннары оештырыла һәм ветераннар арасында волейбол федерациясе президенты кубогы уйнатыла. Болар барысы да – безнең уртак эшебезнең нәтиҗәсе", – диде ул.
ТР Волейбол федерациясенең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турындагы мәгълүмат белән федерациянең башкарма директоры Мансур Кәримов чыгыш ясады. Ул Спорт министрлыгы төзегән спорт федерацияләре рейтингында ТР Волейбол федерациясенең беренче урынны ышанычлы тотуын билгеләп үтте.
ТР Волейбол федерациясе вице-президенты, Мәктәп волейбол лигасы проекты кураторы Олег Брызгалов, лиганың өченче сезонының якынлашып килүче финалы турында сөйләгәндә, сәләтле балаларны ачыклау һәм Татарстанның профессиональ спорт резервын әзерләү өчен балалар-яшүсмерләр волейболы үсешенең әһәмиятен ассызыклады.
Фәрит Мөхәммәтшин федерациянең башкарма дирекциясенең хисап докладын шәрехләп, федерациянең төп максаты – республикада профессиональ спорт белән беррәттән массакүләм волейболны һәрьяклап үстерү икәнен әйтте.
"Мәктәп волейболының әһәмияте бәяләп бетергесез, – диде ул. – Күпләгән санда балаларның ярышларда катнашуы – хисаплардагы күрсәткечләр һәм саннар гына түгел. Бу – балаларның сәламәтлеге, балаларны спортка җәлеп иткән өчен әти-әниләрнең рәхмәте. Бу безнең спортның, республикабызның киләчәге дә. Һәм шуны да онытырга ярамый, үзебезнең Мәктәп лигасы белән без илдә беренчеләрдән булып торабыз, күп кенә субъектлар безнең үрнәктә шундый ук проектны кертә башладылар. Шуңа күрә бернинди "кызыл зоналар" булырга тиеш түгел! Артта калучы районнар белән дә безгә җитди эшләргә кирәк булачак".