Чара шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган.
Казанда Владимир Ленинның музей-йортында шагыйрь Рәхим Саттарны искә алу кичәсе узды. Чарада Рәхим Саттарның шигырьләреннән өзекләр яңгырады, аның тормыш юлы белән таныштырдылар.
Кичәдә шагыйрьнең оныгы – ТР Милли музееның тупланмалар буенча генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова да катнашты. Ул Саттаровлар нәселенең чыгышы белән Казаннан булуын әйтте.
«Революциягә кадәр алар Башкортстанга күчеп киткән. Бабайның әтисе белемле кеше булган. Гаиләдәге җиде бала да югары белем алган. Минем әти берничә ел югары уку йортына керә алмаган, чөнки ул әсирлеккә эләккән кешенең улы булган. Без үзебездә булган бөтен материалларны Милли музейга тапшырдык», – диде ул.
Аның сүзләренчә, Рәхим Саттарның үлеме турында таныклык 60нчы елларда гына кайткан. Аңа кадәр Язучылар берлегенә шигырьләр җыентыгы кайткан булган.
Чараны оештыруда Салих Сәйдәшев музее да катнашкан. Музей җитәкчесе Эльвира Низаметдинова әйтүенчә, Рәхим Саттаров исеме киң даирәдә танылмаган.
«Без Муса Җәлил, Абдулла Алишны беләбез, башка геройларыбызны аз беләбез. Башка җәлилчеләрнең исемнәрен искәртәсе килде, милли геройларның дәрәҗәсен күтәрергә телибез. Рәхим Саттар – якташыбыз, герой, әмма киң җәмәгатьчелектә билгеле шәхес түгел», – диде ул.
Халыкара мөнәсәбәтләр институтының кафедра җитәкчесе, профессор Фәдбир Сафин Рәхим Саттарның улы – Ил Саттаров белән таныш булган. Ил Саттаров аны укыткан.
«Ул тыйнак иде, бервакытта да кешене тәнкыйтьләмәде. Аны студентлар ярата иде. бөтенесе белән уртак тел таба белде. Ул - талант, акыл иясе иде. Аның һәрвакыт үз фикере булды. Ул сыйфатлар әтисеннән күчкәндер. Рәхим Саттар - татар халкының горурлыгы, герое, әмма әлегә тулысы белән танылмаган», – диде ул.