Чаллы полициясе башлыгы урынбасары Данис Садыйков белән хушлашу иртәгә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе бинасында (Рәис Беляев проспекты, 13) узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Данис Садыйков шәһәр зиратларының берсендә җирләнәчәк.
«Татар-информ» Татарстанда М7 трассасында юл-транспорт һәлакәтендә Чаллы полициясе урынбасары Данис Садыйковның һәлак булуы турында язган иде. Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев Данис Садыйковның якыннарының кайгысын уртаклашты.