Казанда мәдәни мирас объекты буларак танылган Ак (Яңа Бистә) мәчеткә карата ваемсызлык белән бәйле вәзгыять уңай хәл ителде. Бу хакта Татарстанның мәдәни мирасны саклау комитеты хәбәр итә.
Искәртеп үтәбез, юл эшләре вакытында мәчетне әйләндереп алган бетон коймалар өлешчә сүтелгән. Блокларны күчереп, бинаның диварына терәтеп куйганнар. Шул рәвешле «авария хәлендә булган объектка басым тагын да арта», кирпеч диварда ярыклар барлыкка килә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
«Куркыныч янамый. <...> Саклау комитетының мөрәҗәгатьләре һәм җәмәгатьчелек игътибарының йогынтысы булды», – дип билгеләп үтәләр ведомствода.
Территориянең бөтенлеген подрядчы оешма – «Волгадорстрой» оешмасы бозган. Төзелеш фирмасы бетон койманы торгызган һәм чүп-чар җыештырылган.