Алтай дәүләт мәдәният институтында 25-29 апрель көннәрендә «Небо общее для всех» дигән студентлар фестивале узды. Фестиваль Себер халыкларының бәйрәм традицияләренә багышлана. Әлеге чара «ЭТНО-МИР» этномәдәни проекты кысаларында үтте. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Фестивальне Алтай дәүләт мәдәният институтының иҗади һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Л.П.Айкина ачып җибәрде. Үз чыгышында ул фестивальнең Россия халыкларының мәдәни мирасы елында үтүе югары уку йорты һәм крайның иҗади тормышы өчен мөһим булуын билгеләп үтте.
Чарада катнашучылар, ягъни Себердә яшәүче этник мәдәният вәкилләре, Себер төбәгендәге халыкларның гаҗәеп колоритын күрсәтте.
Алтай краеның «Дулкын» татар милли мәдәният үзәге» иҗтимагый оешмасы татар мәдәниятен тәкъдим итте. «Дуслар» ансамбле татар һәм рус телләрендә төрле композицияләр башкарды.
«Матур» һөнәр сөючеләр клубы җитәкчесе Елена Вәлиуллина сәхнә һәм традицион татар костюмнарының вариантларын күрсәтте. Студентлар шулай ук милли костюм элементларын киеп карый һәм бәяли алды, диелә хәбәрдә.