Татарстанда М7 трассасында Таулар торак пункты янында бүген көндез җитди юл-транспорт һәлакәте булды.
Hyundai маркалы автомобиль трассада хәрәкәт иткән вакытта юл кырыена төшеп китә һәм машина әйләнеп каплана. Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына шул турыда сөйләде.
Машина йөртүчесе хастаханәгә барганда үлә. «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булганча, һәлак булган йөртүче – Чаллы полициясе башлыгы урынбасары Данис Садыйков.