Татарстанда чәчү кампаниясе бара.Республиканың 39 районы язгы чәчү эшләренә кереште. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Быел гомуми чәчүлек мәйданы 1852,7 мең га тәшкил итә. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 19 проценты, ягъни 343,9 мең га чәчелгән. Үсемлекләрне тукландыру 689,8 мең га мәйданда башкарылган, 1744 мең га җир тырмаланган, диелә хәбәрдә.