Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 210 очрагы ачыкланган. Шулардан 31 кешене хастаханәдә дәвалау таләп ителгән. Стопкоронавирус.РФ порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.
Сәламәтләнүчеләр саны – 214. Савыккан кешеләр күрсәткече яңа авыручылар саныннан артып китте. Төбәктә вирус китереп чыгарган чирләрдән өч үлем очрагы да теркәлгән.