Тверь хәрби фәнни-тикшеренү институтында янгында биш кеше үлгән
Тверьда Һава-космос оборонасы гаскәрләренең Үзәк фәнни-тикшеренү институты яна. Янгын дүрт катлы бинаның өске өч катына таралган. Янгын 1,5 мең кв.метр мәйданга зыян китергән инде.
Хәзерге вакытта янгын сүндерүдә 240тан артык кеше катнаша. Алар янгын таралмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Бу турыда ашыгыч хезмәтләр чыганакларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Янгында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтәләр. Хәзергә билгеле булганча, янгында биш кеше үлгән, тагын 25 кеше зыян күргән, бер кешенең язмышы билгесез.