Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда 391 чыгарылыш сыйныф укучысы вакытыннан алда имтихан тапшырачак

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстанда 391 укучы Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда 14 гомуми белем бирү фәне буенча тапшырачак. Вакытыннан алда имтихан тапшыру чоры 21 мартта ачылды. «Ашыгыч БДИ бирүчеләрнең күпчелек өлеше — узган елларны мәктәпне тәмамлаучылар, үз нәтиҗәләрен яхшыртырга һәм югары уку йортына керү өчен кирәкле баллны җыярга теләүчеләр. Болардан тыш, имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру чорында 11 сыйныф укучылары катнаша, алар нигезле сәбәпләр аркасында БДИ ны төп срокта тапшыра алмый», — диделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә. БДИның вакытыннан алда чорында беренчеләрдән булып рус әдәбияты, химия һәм географияне сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра. Татарстанда 26 кеше әдәбияттан имтихан сайлаган, химия буенча 70 кеше, география буенча җиде кеше үзен сынаячак. 24 март көнне БДИның вакытыннан алда этабында катнашучылар рус теленнән имтихан тапшырачак. Вакытыннан алда, 21 марттан 15 апрельгә кадәр, Татарстанда имтихан үткәрү өчен өч пункт эшләячәк. Алар — Чаллының 48 һәм 4 мәктәпләрендә, шулай ук Казанның 8нче гимназиясендә урнашкан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus