(Казан, 16 март, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча штаб булдырылды, төп социаль әһәмиятле товарларның бәя һәм аларның запаслары буенча контроль алып барыла. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләте башлыгы Владимир Путинның киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Республикада штаб булдырылды, икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планы расланды, төп социаль әһәмияткә ия товарларны тикшереп торалар. Беренче чиратта кирәкле товарлар буенча безнең ким дигәндә 2 айга запас бар. Шулай ук он, шикәр, дару препаратларының резерв фондын формалаштырдык.
19 марттан башлап республика шәһәрләрендә һәм районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый, анда авыл хуҗалыгы продукциясе ваклап сату челтәрләренә караганда 20 процентка арзанрак. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен китерүгә тотылган транспорт чыгымнарын без республика бюджетыннан субсидиялибез», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук республикада язгы чәчү эшләренә әзерлек эшләре башлануын билгеләп үтте. «Аграрийлар барлык кирәкле орлык, ашлама, техника һәм ягулык-майлау материаллары белән тулысынча тәэмин ителәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.