(Казан, 16 март, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россиядә санкцияләр шартларында импорт товарларны тиз алмаштыру өчен илнең төрле төбәкләреннән яңа финанс механизмнары һәм җитештерүчеләр кооперациясе кирәк. Бу хакта бүген дәүләт башлыгы Владимир Путин уздырган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. «Республиканың система барлыкка китерүче предприятиеләренә ярдәм итү өчен ташламалы кредитлау программасын эшләтеп җибәрүне һәм яңа транспорт-логистика схемаларын эшләүне тизләтүне сораячакбы», — диде ул. «Импортны алыштыру өчен проектларны тизләтелгән финанслау механизмын булдыруны һәм төбәкара кооперацияне җайга салуны күздә тотуны сорыйбыз. Бу сораулар аеруча мөһим, һәм без тиешле федераль чишелешләрне көтәбез. Без тәэмин итүчеләрне эзләү инструментлары гамәлгә ашырылган төбәк маркетинг үзәген булдырдык», — диде Миңнеханов. Россия Президенты Владимир Путин бүген РФ субъектларына социаль-икътисади ярдәм чаралары турында киңәшмә уздырды.