Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Винера Ганиева: Тамашачы белән якын дустың кебек итеп аралашуны өнәмим

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева сәхнәдә үзен артык гади тоткан җырчыларны хупламавын әйтте.  «Кайбер артистлар сәхнәгә: „Казан, сәлам, ничек кәефләр?“ — дип килеп чыга. Мин бу әйберләрне дөрес түгел дип саныйм. Кайберәүләр үзләрен гади, по-братански итеп тотып, оста сөйләргә дә тырыша. Дөрес, алар залларны тутыра, ләкин тамашачы белән якын дустың кебек итеп аралашуны өнәмим. Без бит югары сәнгатьне пропагандаларга тиеш», — дип белдерде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әңгәмәдә. «Хәзер кызыклы хәлләр, кешене көлдерер өчен мәзәкләр сөйләү китте, ә моның өчен бит аерым юмор осталары бар. Җырчылар кешене көлдерергә тиеш түгел, алар җырлары белән уйландырырга, кайбер дөрес булмаган фикерләрен башка юнәлешкә борырга тиешләр. Тавышыннан ләззәтләнеп, һәр тамашачы концерттан соң өенә күтәренке рухта кайтырга тиеш», — дип саный Винера Ганиева. Ул җырчы сүзгә дөрес басым ясарга, сәнгатьле итеп көйләргә, сәхнәдә үзен профессиональ тотарга, матур, затлы киенергә тиеш, дигән фикердә.  «Кайбер җырчыларның тавыш мөмкинлекләре дә күренми, алар янында оста биючеләр, музыкантлар игътибарны күбрәк үзенә җәлеп итә кебек. Алар концертның атмосферасын тотып, шоу тудыралар. Эчтәлеге бик тирән булмаган, халыкның зәвыгын бик төшерә торган, ниндидер ритмга салынган попса, кешене ритмда дулкынландыру, биетү, җыр арасында ниндидер сүзләр кыстыру — шушылар еш күзәтелә», — диде. Винера Ганиева җырчының кием мәсьәләсенә дә тукталды. «Кайбер җырчылар үз образларын дөрес тапмый. Үзләренә килешле прическага да кагыла бу… Матур, затлы концерт күлмәкләре белән салоннар тулган, ләкин кайбер җырчылар шуны сайлый белми. Синең җырларыңа, образыңа туры киләме-юкмы — шуңа игътибар итәргә кирәк», — дип киңәш бирде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus