Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Өйдә тотылучы хайваннарны теркәмәүчеләргә җаваплылык кертелергә мөмкин

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Өендә хайваннар тотучылар җанварларын теркәргә тиеш, теркәмәсә, аларны җаваплылыкка тарту зарур. Бу фикерне Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйткән. «Урамнарда зур-зур этләр бер күзәтүсез, хуҗасыз йөри, үрчеп торалар, халыкка куркыныч та яный. Узган ел башында Осиновода һәм Аккош күлендә, хуҗалары булып та, берүзләре урамда йөргән этләрнең балаларга һөҗүм очраклары булды», — диде Искәндәр Гыйниятуллин.  Ул федераль закон буенча хайваннарны хуҗасыз йөртү тыелган эш булуын искәртте. «Бу таләпне бозган өчен республика дәрәҗәсендә административ җаваплылык кертү һәм китерелгән зыян өчен хуҗаларны җинаять җаваплылыгына тарту кирәк. Бу юнәлештә аңлату эшләре мөһим», — дип саный Казанның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Искәндәр Гыйниятуллин фикеренчә, Татарстанда хуҗасыз сукбай этләрне һәм йорт хайваннарын массакүләм стерильләштерү программасын эшләү зарур.  «Дәүләт-хосусый партнерлык принципларында приютларга ярдәм программасын эшләргә кирәк. Хайваннарны тотып, приютларда асрау эшчәнлеген финанслау нормативларын да яңадан карарга кирәк. Хәзерге вкытта котыруга каршы вакцинадан кала, бүтән авырулардан вакцинация һәм дәвалау өчен акча бүленмәгән», — дип әйтте. Быел Казан мэры карары буенча, Казан халык өчен куркынычсыз, сукбай хайваннары булмаган шәһәр дип игълан ителгәнен искәртте. Аның сүзләренчә, хуҗасыз хайваннарны махсус предприятие тота. Ике ел эчендә Казанда 8 меңнән артык эт тотылган һәм 6,8 меңнән артыгына операция ясалган. Приютларда 296 эт калдырылган, 1017 сенә хуҗа табылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus