Кукмара районы имам-мөхтәсибе дүрт ятим бала тәрбияләүче гаиләдә булды
(Кукмара, 13 март, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Иванова). Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев социаль эшчәнлек һәм гаиләгә ярдәм итү кысаларында Поч.Сутер авылында дүрт ятим бала тәрбияләүче Шәйфетдиновлар гаиләсендә булды.
Рәдиф хәзрәт Тимергалиев гаилә тормышы белән кызыксынды, балалар белән гаилә кыйммәтләре турында әңгәмә үткәрде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Бу хакта Кукмара муниципаль районы рәсми порталының инстаграм битендә хәбәр ителә.
«Гаиләнең нигезе булып мәхәббәт һәм тугрылык, якыннарыңа карата хөрмәт тора. Бу сыйфатлар тәрбиядән башка үзләре генә буыннан-буынга тапшырыла алмый. Балалар әти-әниләрен ихтирам итәргә, ата-аналар исә аларга үрнәк, сабыр булырга тиеш», — диде район имам-мөхтәсибе.