(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районында авыл хуҗалыгы буенча нәтиҗәләрнең уртача булуын әйтте. Татарстанда җитештерелгән барлык продукция күләменең 30 проценты Әлмәт районына туры килә. Ул авыл хуҗалыгын үстерү буенча 43 район арасында 40 нчы урында. Моны төзәтергә кирәк, проблеманы хәл итү өчен республикада булган барлык инструментларны куллану мөһим. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район Советы сессиясендә әнә шундый бурыч куйды. «Икътисад өлешендә район башлыгы яхшы күрсәткечләр атады, әмма тулаем алганда, авыл хуҗалыгы буенча Әлмәт районының нәтиҗәләре уртача гына. 2021 елда агросәнәгать комплексының җыелма рейтингында сез Татарстанда 40 нчы урында. Мин резервлар, җитешсезлекләр һәм бурычлар турында сөйләргә тиеш. Алар буенча быел җитди эш алып барырга кирәк булачак. Авыл халкы тулаем ил буенча да, Татарстанда да кими. Тик бездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергәме, юкмы дигән сорау тормый. Барлык ресурсларны да күтәрергә һәм бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент җитәкчесе районда 2021 елда мөгезле эре терлек санының 2020 елга караганда 13 процентка кимүенә игътибар итте. Терлекләрнең баш саны кимү «Чулпан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, «Васильевское» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, «Заһидуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы кебек хуҗалыкларның эшчәнлеге туктатылу белән бәйле. «Коллегалар, сез Татарстанда кече хуҗалыкларны үстерү буенча 25 нче урында. Бу сезнең урын түгел. Әлмәт хезмәтчәннәре гомер-гомергә авыл хуҗалыгы белән җитди шөгыльләнгән һәм Татарстанның азык-төлек кәрҗинен тулыландырган», — диде ул. Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, хәзер районда 14 меңгә якын хуҗалык эшли, аларда 1 меңгә якын сыер асрала. Мөхәммәтшин фикеренчә, бу җитәрлек түгел. Татарстан парламенты җитәкчесе үз чыгышында район хакимияте агросәнәгатьне һәм авыл территорияләрен үстерүгә кагылышлы барлык федераль һәм республика программаларында катнашырга тиеш, дип белдерде.