Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов: Без «пассажирлар» түгел, Татарстан федераль бюджетка акча кертә

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда тулаем төбәк продукты күләме региональ бюджет кеременә караганда тизрәк үсә, чөнки федераль үзәк акчаны һаман күбрәк ала. Шул ук вакытта алар илкүләм проектлар һәм «инфраструктура менюсы» аша республика икътисадына әйләнеп кайта. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумы киңлекләрендә узган дискуссиядә хәбәр итте.

«Мин кайбер саннар китерәм. 2010 елдан 2021 елга кадәр Татарстанның тулай төбәк продукты 3,2 тапкырга артты. Ягъни, 1 трлн сум иде, ә 3,2 трлн сум булган. Ә бюджет керемнәре 2,4 тапкырга артты. Безнең федераль хезмәттәшләр тарафыннан күрелә торган адымнар финанслар агымын күз алдында тота», — диде ул.

ТР Президенты искәрткәнчә, узган елда Татарстанда территориядән 1 трлн 150 млрд сум тирәсе салым түләүләре җыелган. «Без „пассажирлар“ түгел, без федераль бюджетка җитди өлеш кертүче җитди төбәк. Һәм бу нефть кенә түгел. Безнең яңа нефть эшкәртү комплексы бар, нефть химиясе комплексларын, КАМАЗ объектларын модернизацияләү бара…» — дип санады республика җитәкчесе.

Татарстан Президенты төбәк һәм федераль бюджетларның үзара мөнәсәбәтләре темасы якларның мәнфәгатьләре аермасы аркасында беркайчан да уртак аңлашу тапмас, дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, коронавирус пандемиясе башлану белән Россия Президенты һәм Хөкүмәте тарафыннан оператив рәвештә мөһим карарлар кабул ителгән, алар төбәк бюджетларына ярдәм итәргә булыша. «Һәм миңа хәзер РФ Хөкүмәтен тәнкыйтьләү авыр, чөнки» инфраструктура менюсы» төбәкләр өчен зур мөмкинлекләр бирә. Иң мөһиме, РФ Хөкүмәте кире уйламасын һәм бу карарларны ахырына җиткерсен», — дип өстәде ул.

Шуның белән бергә Татарстан Президенты федераль хакимиятнең фискаль сәясәт өлкәсендәге карарлары фаразланган булырга тиеш, чөнки бу предприятиеләр икътисадына һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга тәэсир итә, дип искәртте. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus