(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр яңа коронавирус инфекциясенә каршы ревакцинацияне актив узмый.
«Ревакцинацияне 138 274 кеше генә узган. Бу бары 30 процент кына дигән сүз», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов.
Эпидемиолог сүзләренчә, авыручылар саны кимү — вакцинация өчен уңай вакыт. Әмма татарстанлылар бу мөмкинлектән файдаланмады. 30 декабрьдән авыручылар бары 3132 кешегә генә арткан.
Татарстанда 2,3 миллионга якын кеше прививка ясаткан, 1,8 миллион кеше икенче компонентын да алган.
«Хәзер бөтен республика буенча вакцинация пунктлары эшли башлый. Вакцина җитәрлек, теркәлгән вакцинаның барысы да бар», — диде ул.
Татарстанда «Спутник М» балалар вакцинасы әлегә юк. Ул бәйрәмнәрдән соң кайтыр дип көтелә.
«Республикада яшәүчеләрне Яңа елда үз сәламәтлекләре турында уйланырга һәм вакцинация узарга чакырам. Бу кабат вакцинация (икенче прививкадан һәм коронавирустан терелгәннән соң алты ай узгач) узарга вакыты җитүчеләргә дә кагыла. Сертификат бер ел гамәлдә булуга карамастан, ел буе көтәргә кирәкми. Икенче вакцинациядән алты ай узгач ревакцинация ясатырга кирәк. Бу хакта уйланырга кирәк. Коронавирус сертификатның гамәлдә булу срогына карамый», — диде табиб.