(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез М7 юлында Идел елгасы аша күпердә «Малиновка» постына җиткәнче юл-транспорт һәлакәте булган. Ике җиңел машина юлны бүлешә алмаган. Һәлакәт сәбәпле, бөке Займищедан ук башлана. Бу хакта һәлакәт шаһитлары хәбәр итә. «Авария урынында зыян күргән ике кешене алып киткәннәр. Юл-транспорт һәлакәте сәбәпле, күпердә хәрәкәт тукталган», — диде шаһитлар.