(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Парламент ул, кайвакыт федераль дәрәҗәдә ишетелгәнчә, дискуссияләр урыны түгел дип әйткәнебез булмады. Парламент ул — дискуссияләр, республика тормышы өчен дөрес һәм кирәк карарлар эзләү урыны», — диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга матбугат конференциясендә.
Аның сүзләренчә, парламентта күп партиялелек бер сәяси көч тарафыннан кабул ителгән бер яклы гына закон булмавына мөмкинлек бирә.
«Без, төрле сәяси партияләр актив эшләп, тәкъдимнәрен җиткерүләренә рәхмәтле. Без аларның фикерләрен исәпкә алабыз. Төрле партия вәкилләре бердәм булып, бер ялгышлыксыз законнар кабул иттек», — диде.
Фәрит Мөхәммәтшин быел 10 утырыш үткәрелгәнен әйтте. 284 сорау каралган, Президент тарафыннан 94 закон имзаланган. «Президент имзаламыйча, кабаттан карау өчен Дәүләт Советына кире кайтару очраклары булмады. Бу күп нәрсә турында сөйли. Бер яктан, бу профессионализм, икенче яктан, хакимият буыннарының уртак күмәк эше», — дип белдерде.