(Апас, 29 декабрь, «Татар-информ», « Апастово-информ »). Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин һәм «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм Ленинград блокадасы шаһитларына Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова Үтәмеш авылында гомер кичерүче Хәертдин абый Сәлахов һәм Багыш авылында яшәүче Фәһим абый Фәсхиев янында булып, мөхтәрәм ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итте.
«Сез һәрвакыт безнең өчен олы батырлыгы үрнәге булып торасыз. Сезгә булган хөрмәтебез чиксез. Сәламәт булыгыз, сызланмыйча яшәгез», — диде алар.
Ветераннарга барлык авылдашлар исеменнән дә олы рәхмәт сүзләре ирештерелде. Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фидрүс Гафиятуллин һәм Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин изге теләкләрен юллады.