(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан 2021 елның 19 ноябрендә имзаланган 334-16/т-2021 номерлы карары нигезендә 2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә шәһәрара тимер юл поездларында пассажирлар йөртү тарифы түбәндәгечә булачак: - беренчедән икенче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 30 сум; - өченчедән дүртенче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 20 сум; - бишенчедән сигезенче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 18 сум; - тугызынчыдан унөченче шәһәрара зоналарда – һәр зонага өстәмә 16 сум; - ундүртенчедән егерменче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 14 сум. Тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе эшли) һәм шәһәрара тимер юл кассаларында белергә мөмкин.