(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Казанда шәһәрнең төп чыршысы ачылды. Татарстан башкаласында иң озын — 35 метрлы чыршы «Казан» гаилә үзәге янында урнашкан. Чыршы төсле музыкаль шоу үткәрү өчен анимацион җайланма белән бизәлгән. Тантаналы чарада Лейна һәм Анастасия Макарова, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова һәм «Закария» фолк-төркеме катнашты. Шулай ук биредә бәйрәм сәүдә рәтләре эшләде, алар «КышДаКар-фест» фестивале кысаларында шәһәр символикасы һәм иллюминация белән бизәлгән.
Социаль челтәр кулланучылары ачылыш «могҗизалы һәм бәйрәмчә һәм кунаклардан беркемне дә битараф калдырмады» дип яза. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Казан» гаилә үзәге янындагы чыршы шәһәрчеге яңа ел төнендә иртәнге сәгать өчкә кадәр эшләячәк.