(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Казанда Баскет-холлда 12:00 һәм 15:00 сәгатьләрдә Республика Яңа ел чыршысы уза. Барлык теләүчеләр өчен сылтама буенча яңа ел тамашасының онлайн-трансляциясе оештырыла.
«Яңа ел. Перезагрузка» — быелгы мюзикл темасы. Цифрлаштыру елы алдыннан республика балаларын гаилә тормышы аша югары технологияләр белән таныштырачаклар — Алинә ясалма интеллекты ярдәмендә Камил әти, Карина әни, уллары Илдар һәм кызлары Динә башлары белән виртуаль дөньяга чумган. Әмма виртуаль чынбарлык үзе белән дуслык, мәхәббәт һәм гаилә учагы җылысын алыштырса, нәрсә булачак? Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта актив, шулай ук якланмаган категориягә керә торган сигез меңнән артык бала катнашачак.
Искәртик, Татарстанның төрле районнарыннан килгән балаларны бер мәйданчыкта җыеп, Яңа елны бәйрәм итү традициясенә 2000 елда нигез салынды. Тамашада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булачак. Бәйрәм программасы тәмамланганда һәр тамашачы татлы Яңа ел бүләге алачак.
Бүләкләрнең бер өлеше социаль хезмәтләр белән берлектә, сәламәтлекләре какшау сәбәпле, көндезге форматта катнаша алмаган балаларга, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларга таратылачак.