(Кукмара, 25 декабрь,"Татар-информ», «Хезмәт даны» ). Ел саен «Россия судьялар берләшмәсе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлекчәсе тарафыннан үткәрелә торган «Ел судьясы» конкурсына йомгак ясалды. «Ел судьясы» дигән мактаулы исемгә Кукмара буенча 1нче номерлы суд участогының җәмәгать судьясы Фидалия Фәттахова лаек булды. Бу хакта Кукмара районы судының матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурска 34 кандидат тәкъдим ителде, алар арасында Татарстан Югары судыннан, район һәм шәһәр судларыннан судьялар һәм җәмәгать судьялары бар иде. Дәрәҗәле юридик премия «Россия судьялар берләшмәсе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ул судьялар бергәлеге тарафыннан җәмгыять һәм дәүләт алдында югары квалификацияле судьяларның казанышларын тану булып тора. Ел саен Фемида хезмәткәрләре арасында Россия гадел хөкемен ныгытуга зур өлеш кертүчеләрне, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен гадел яклаучыларны сайлыйлар.