Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рамил Муллин Түбән Камада белгечләргә кытлык мәсьәләсен күтәрде

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Куркынычсызлык советы утырышында күтәрелгән мәсьәләләр каралды. Якындагы 5-7 елда Татарстан өстәмә эшче көчләргә мохтаҗ булачак. Мондый кытлык чыгарылыш сыйныф укучыларына карата таләпләрнең артуы, шулай ук яшьләрнең һөнәри күнекмәләре алар көткән хезмәт хакына туры килмәве белән бәйле. Бүген эшче белгечлекләргә ихтыяҗ елына 2,5 мең кеше тәшкил итә. Бу сан уртача 10 процентка арта һәм 2023 елга 7 меңнән артып китәчәк. Хәзерге шартларда предприятиеләрне эшче көчләр белән тәэмин итү беренче дәрәҗә мөһим мәсьәләгә әверелә. Бу демография, цифрлаштыру белән дә бәйле. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин белгечләрне җәлеп итү өчен  арендага торак программасы кирәклеген әйтте. ТР Президенты яшь белгечләр өчен элек булган тулай торакларны, азгаиләлеләр өчен торак тәҗрибәсен карарга тәкъдим итте. Моннан тыш, Президент сүзләренчә, республика ресурс үзәкләрен, шул исәптән аларның корылышын тәртипкә китерергә кирәк. Рамил Муллин Финляндия тәҗрибәсен мисал итеп китерде, анда укытучыларны белем экспортлау директорлары дип атыйлар. «Анда студент, әйтик, пешекче һөнәрен үзләштерә ала, бу һөнәр аңа туры килмәвен аңласа, тиз арада икенче һөнәр үзләштерә. Шул ук вакытта аның гамәли күнекмәләр булдыру мөмкинлеге бар. Бу студентка үз-үзен, үз һөнәрен табарга мөмкинлек бирә. Заман белән бергә атларга кирәк, юкса артта калучылар рәтендә булачакбыз», — диде ул. Узган атнада шәһәр һәм район җитәкчеләре берничә сәнәгать мәйданчыгында булды, анда эшчеләргә ихтыяҗ барлыгын билгеләп үтте. «Бу — комплекслы зур эш. Һәр җитәкче, эш бирүче аңа нинди белгечләр кирәклеген аңларга тиеш. Әгәр без бу мәсьәләне үзебез өчен аңламасак, безнең киләчәгебез юк. Хәзер төп байлык — кеше. Квалификацияле белгечләр булган җирлек һәрвакыт көндәшлеккә сәләтле булачак. Без сәнәгать өлкәсендә генә түгел, бюджет өлкәсендә дә шартлар тудырырга тиеш», — диде Рамил Муллин. Белгечләргә кытлык шәһәрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә күзәтелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus