(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестиция-венчур фонды попечительләр советының киңәйтелгән утырышын үткәрде. Чара «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү кысаларында узды.
Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия венчур форумының күзәтү советы һәм оештыру комитеты вәкилләре катнашты.
Президент утырышта катнашучыларга Татарстанда венчур бизнесына ярдәм итүләре һәм алга таба уртак эш юнәлешләре буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Уңышлы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә бүген Татарстан — инновацияләрне җәлеп итү үзәге. Без ел саен Россия венчур форумын, шулай ук „Татарстанның 50 иң яхшы инновацион идеясе“ һәм „ИДЕЯ-1000“ конкурсларын уздырабыз. Ә иң перспективалы инновацион компанияләр акселерация программасын уза», — диде Миңнеханов.
Коронавирус пандемиясенә карамастан, башкаручылар һәм галимнәр тарафыннан әлеге фәнни проектларга ярдәм итү инструментларына ихтыяҗ арта гына бара. Икенче ел рәттән «50 идея» конкурсында катнашучылар саны арта. «Шуңа күрә әлеге ярдәм чараларын гамәлгә ашыру киләсе елда да дәвам итәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Утырышта «Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVII республика конкурсының нәтиҗәләре һәм «Идея-1000» инновацион проектларына ярдәм программасы турында докладлар тыңладылар. Алар белән Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Мәгъзүм Сәлахов һәм Татарстан Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов һ.б. чыгыш ясады.
Чара азагында Татарстан Президенты һәм фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләрне үстерүгә ярдәм итү фонды генераль директоры Сергей Поляков ТР Хөкүмәте һәм оешма арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүләрне имзалады. Килешү фәнни-техник өлкәдә кече эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә һәм төбәкнең социаль-икътисади үсешенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында фәнни-инновацион проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән.