Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда автомобильләргә газ салу буенча өстәмә компрессор станцияләре ачылды

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда 10 яңа автомобиль автомобильләргә газ салу буенча өстәмә компрессор станциясе файдалануга тапшырылды. Санкт-Петербургта «Газпром» ГАҖ офисыннан видеоконференция режимында эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов катнашты.

Яңа АГНКС Казанда, Түбән Камада, Әлки, Апас, Яшел Үзән Лаеш, Менделеевск, Питрәч һәм Тукай районнарында урнашкан. Аларның гомуми җитештерүчәнлеге елына 90,3 млн. куб. м тәшкил итә. Яңа станцияләрне сафка бастыру белән бергә гомуми җитештерүчәнлек елына 300 млн. куб. м. га кадәр артачак. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Газпром» — Татарстан Республикасының стратегик партнеры. «Газ-мотор ягулыгы базары — „Газпром“ компаниясе белән уңышлы хезмәттәшлек итүнең иң ачык мисалларының берсе. 2013 елда әлеге базарны үстерү программасын эшләтеп җибәргән вакытта Татарстанда барлыгы 11 газ заправкасы бар иде, бүген инде 38», — дип билгеләп үтте ТР Президенты. Ул бу АГНКСка инвестицияләр 2 млрд. сум тәшкил иткәненә игътибар итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук мондый төр ягулыкны икътисадый яктан гына түгел, экология ягыннан да куллануның мөһимлеген ассызыклады.

Автозаправка челтәрен үстерү белән бер үк вакытта газны ягулык сыйфатында куллана торган техника паркын киңәйтү буенча зур эш алып барыла. Бүген Татарстанда газ белән яңадан җиһазландыру өчен 10 аккредитацияләнгән пункт эшли. 2013 елдан тиешле техника автопаркы 12 тапкыр арткан һәм бүген 11 мең берәмлектән артык тәшкил итә. Тиешле инфраструктура булдыру гамәлгә ашыру динамикасына йогынты ясады. Бу ел нәтиҗәләре буенча куллану 7 млн. куб. м дан 67 млн. куб. м га кадәр арткан.

Виталий Маркелов, үз чиратында, Татарстан Президентына ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан газ-мотор ягулыгын үстерү, заправкалар челтәрен үстерү буенча лидер булып тора. Әлеге станцияләр кыска вакыт эчендә төзелде. Татарстан — безнең өчен газ-мотор транспортын җитештерү ягыннан бик мөһим төбәк. Берничә ел элек без КАМАЗ цехын эшләтеп җибәрдек, һәм бүген ул 100%ка эшли», — дип билгеләп үтте Виталий Маркелов.

Бүген Татарстан — газ-мотор ягулыгында техниканы үстерү буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында лидерларның берсе. 2013 елда республикада табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллана торган 500гә якын транспорт чарасы булса, бүгенге көндә КПГда техника паркы 7000нән артык тәшкил итә. Газ-мотор техникасы сатып алынган автобуслар шактый өлешен тәшкил итә. Казан, Түбән Кама, Яшел Үзәндә шәһәр маршрутларында газ-мотор автобусларын эксплуатацияләүнең иң уңышлы тәҗрибәсе бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus