(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). «Русское Радио Сургут» «Үз күлмәгем» дигән яңа проектта төрле милләтләр белән таныштыра. Татар автономиясе вәкиле дә тапшыруда катнашачак.
Әлеге проект кысаларында һәр ай саен радио тыңлаучылар билгеле бер милләт, аның гореф-гадәтләре, милли аш-сулары белән танышачак. Барлыгы алты милләт тормышы турында сөйләячәкләр, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте .
Розалия Сабитова татар милләтен тәкъдим итәчәк. Кичә проект кысаларында беренче съемка булган инде, диелгән хәбәрдә.