(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы расланган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Коронавирустан 1941, 1954, 1955 һәм 1956 елгы дүрт хатын-кыз, шулай ук 1958 елгы ир-ат вафат булган.
Пандемия вакытында коронавирустан Татарстанның 1389 кешесе үлгән.
Элегрәк «Татар-информ» узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 97 яңа очрагы ачыкланганлыгын хәбәр иткән иде.