(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Василова). Бүген, 21 декабрьдә, «Әкият» курчак театрында «Татарча Чыршы бәйрәме» узды. Әлеге чарада «СалаваTik» төркеме, Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук тылсымлы урманда яшәүчеләр катнашты.
Бәйрәмгә җыелган балаларны котларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков килгән. Тамашада шулай ук «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова, «СалаваTik»ларны әзерләүче җырчы Гөлназ Гафурова да бар иде.
«Балалар алар бит могҗизага ышана. Аларның теләкләрен чынга ашыру өчен татарча Яңа ел оештырдык. Балалар өчен бәйрәмнәр күп, ә татарчасы юк. Шуңа безнең — татар журналлары чыгаручы әти-әниләрнең — мөхәррирләрнең эче поша. Шамил Садыйков балалар өчен барысына әзер. „Алар өчен берни кызганыч түгел“, — дип бу концертны оештырырга ярдәм итте», — диде Зилә Хөснетдинова
Концертта «СалаваTik»лар барлыгы 10 җыр башкарды. Һәр нәни тамашачы — «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларын укучылар — аларга кушылып биедә дә, җырлады да. Кыш бабайга үз осталыкларын күрсәткән балаларга татлы бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең махсус кунагы — җырчы Лэйна «Бермөгез» булып киенгән.
Бәйрәмгә балалары белән татар эстрадасы җырчылары һәм татар блогерлары да килгән иде. Тамаша күңелле узды, бик кечкенә балалар да көйсезләнмичә «Салаватик»ларның хәрәкәтләрен кабатлап утырды, ә әти-әниләр балачакларына кайткан кебек булды.
«Бәйрәм бик ошады, эчтәлекле, беренче чиратта татарча булуы күңелгә шундый якын. Балалар сөенеп карап утырды. Үзебез дә балачакка кайткан кебек булдык. Киләчәктә дә шундый проектлар булсын иде. Татар телен оныттырмаска, аны үстерү өстендә эшләргә кирәк барыбызга да», — диде җырчы Лилия Муллагалиева.
«Кызык-мызык» исемле блогер Илназ Габидуллин да нәни баласы белән килгән. «Без 1,5 яшь ярымлык бала белән мондый зур чарага беренче тапкыр килдек. Беренче чиратта, бәйрәмнең татар телендә булуы бик мөһим булды. Улыбыз да бик ошатты. Дәвамлы проект булсын, оештыручыларга рәхмәт», — диде ул.