(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россия Федераль җыен Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәре мөселманнарының Җирле дини оешмасы һәм Чувашия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллинга Рәхмәт хаты тапшырды. «Ул татар халкының милли мәдәниятен саклауга һәм актив җәмәгатьчелек эшчәнлеге алып баруга өлеш керткән өчен бүләкләнә», диелгән Рәхмәт хаты текстында. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Рәхмәт хаты белән Чувашия татарлары милли-мәдәни автономиясенең зур һәм күптөрле эше билгеләп үтелде. Илдар Гыйльметдинов Татар федераль милли-мәдәни автономиясен җитәкли. Без аннан автономия исеменә даими рәвештә бәйрәмнәр уңаеннан котлау телеграммалары алабыз, телефоннан сөйләшеп торабыз, актуаль мәсьәләләр буенча киңәшләшәбез. Даими аралашып эшлибез», — диде Хәйдәр Сафиуллин. Бүләкләү чарасы Мәскәүдә Татар федераль милли-мәдәни автономия советы утырышы кысаларында узды.