(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Биектау районында Биектау тимер юл станциясендә Зеленая, 3 адресы буенча яңа сырхауханә ачыла. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау беренчел звеносының модернизациясе» программасы буенча төзелгән. Ул шунда теркәлгән 50 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Сырхауханәнең тантаналы ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашыр дип көтелә.