(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе ике айда Россиянең Европа өлешендә төрле һава торышы көтелә. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән «Парламентская газета» хәбәр итә. «Гыйнвар һәм февральгә килгәндә,<...> җылы көннәр шактый булачак. Әмма бер үк вакытта температура 20-25 градуска кадәр булган бик көчле салкыннар чоры да килә», — дип искәртте белгеч. Ул нәкъ менә хәзер салкыннар яки җылыну көтелә дип төгәл әйтеп булмый, дип өстәде.