(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе белән зарарланганнан соң кеше өч атнадан үләргә мөмкин. Мондый мәгълүматлар белән «URA.RU» агентлыгына вирусолог Анатолий Альтштейн уртаклашты. «Гадәттә коронавирус белән авырып киткән кешеләр өч-дүрт атнадан соң үлә башлый», — дип аңлатты белгеч. Коронавирусның «омикрон» штаммы өзлегүләрнең башка төрле билгеләрен яки үлем-китем санының күбрәк булуын күрсәтмәде, дип ачыклык кертте. «Авыруның төгәл аерым билгеләре юк. Ул салкын тию кебек бара», — дип белдерде Альтштейн.